<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><title>Кемдер җырлый күңелсез</title>
<lyrics>[V1]
 Кемдер җырлый, күңелсез кичне үткәреп
 Кемдер җырлый дөнья халкының күңелен ачып,
 Ә мин җырлыйм, Алламны данларга
 // Җырлый күнел, җырлый җаным. //

[V2]
 Күңелдә минем ярату җыры яңгрый
 Аллам минем белән булгач, күңел җырлый.
 Шул якты моң белән Аллага дан җырлыйм,
 // Җырлый күнел, җырлый җаным. //

[V3]
 Телимен мин. Алла сүзендә торырга,
 Дога кылып ышанырга өметем бар.
 Кайгы килсә - Алламны данларга,
 Җырлый күнел, җырлый җаным.</lyrics>
<hymn_number>5</hymn_number>
</song>